Зәринә Алтынбаева
Зәринә Алтынбаева | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Зәринә Әнвәр кызы Алтынбаева |
Туу көне |
11 гыйнвар 1985 (39 яшь) |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2014 - х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Моң |
сопрано |
Кораллар |
тавыш |
Жанрлар |
классика, эстрада |
Коллективлар |
Абай исемендәге Дәүләт академия опера һәм балет театры |
Бүләкләр | |
zarina-altynbayeva.com |
Зәринә Алтынбаева, Зәринә Әнвәр кызы Алтынбаева (каз. Зарина Әнуарқызы Алтынбаева; 1985 елның 11 гыйнвары, СССР, Казакъстан ССР, Алматы) ― Казакъстанның опера җырчысы (лирик-колоратуралы сопрано) [1]. Казакъстанның атказанган эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
1985 елның 11 гыйнварында Алматыда (вариант: Карагандыда[2]) туган. Әти-әнисе ― сәнгатьтән ерак торган, гади эшче гаиләсе. Сеңлесе Мәдинә («Маду» исеме астында җырлаган). 1990-еллардан соң гаилә таркалган, әнисе ике кызын үзе генә тәрбияләгән (хәзер вафат)[3]. Әтисе Әнвәр ― татар, әнисе Рәисә уйгыр милләтеннән булган[4]. Әнисе ягыннан әбисе Кытайда опера театрында җырлаган[5], бабасы язучы-драматург булган. Нәселендә шулай ук казакъ һәм үзбәк тамырлары бар, үзен уйгыр дип саный[2].
Караганды шәһәрендә Бучин исемендәге республика сәнгать мәктәбендә укыган[6]. 2002 елда Кормангазы исемендәге Казакъ милли консерваториясенә[d] «вокал сәнгате» белгечлеге буенча укырга кергән (Бибигөл Түләгәнова кызы Мәрьямгөл Түләгәнова (1952―2007) классы)[7].
2010 елда Вестминстер университетын[d] (Лондон) бик яхшыга тәмамлаган[8], анда сәнгать бакалавры дәрәҗәсен алган.
2011 елда Лондонның Goldsmiths[d] университетын бик яхшыга тәмамлаган, музыка магистры дәрәҗәсен алган («Performance and related studies» курсы, Нэн Кристи классы)[9] [10].
2014 елда Мария театрының[d] (Санкт-Петербург) яшь опера җырчылары академиясенә укырга кергән.
2014 елдан Абай исемендәге Дәүләт академия опера һәм балет театрында[d] (Алматы шәһәре) җырлый[10].
Гастрольләрдә актив катнаша, Pergolesi Opera Theater (Италия), Астана Опера (Казакъстан), Палиашвили исемендәге опера һәм балет театры (Грузия), Tokyo Bunka Kaikan (Япония)[11], Мария театры, Геликон Опера (Россия) кебек дөнья опера театрлары сәхнәләрендә чыгыш ясаган.
2017 елда Димаш Кудайберген белән дуэтта «Алматы-Арена» спорт комплексында узган XXVIII Кышкы Универсиаданы[d] ачу тантанасында чыгыш ясаган[12].
2020 елда «Bliss International» Япония лейблы астында «Барокко энҗеләре»[13] сольный альбомын чыгарган. Альбом Болгариядә сату лидеры булган[14].
2022 елда Казакъстан артистлары төркеме составында Берлин филармониясенең[d] Камера залында Германия һәм Казакъстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 30 еллыгы уңаеннан чыгыш ясаган[15].
2022 елда Азәрбайҗан дәүләт академия опера һәм балет театры[d] (Баку) сәхнәсендә Кристоф Глюкның «Орфей һәм Эвридика» операсында чыгыш ясаган[16].
2024 ел азагында (премьерасы 29, 30 ноябрьдә, 1 декабрьдә) Алматыда Абай исемендәге милли опера һәм балет театрында сәхнәгә куелган «Хан Солтан. Алтын Урда» операсында баш партияне башкарган[4].
Иҗади уңышлары
- 2018 ― «V Alion Baltic International Music Competition» халыкара конкурсы (Латвия) ― I премия[17].
- 2018 ― «XVI Tokyo Music Competition» халыкара конкурсы (Япония) ― I премия һәм тамашачылар симпатиясе призы.
- 2019 ― «Montecatini Opera Competition» халыкара опера конкурсы (Монтекатини, Италия) ― лауреат.
Опера репертуары
Җырчы бельканто һәм веризм репертуарын башкара, ләкин барокко чоры музыкасына өстенлек бирә.
Әсәрнең исеме |
---|
Виолетта «Травиата» (Д. Верди) |
Сопрано «Кармина Бурана» (К. Орф) |
Адина «Любовный напиток» (Г. Доницетти) |
Лейла «Искатели жемчуга» (Ж. Бизе)[18] |
Джульетта «Капулетти и Монтекки» (В. Беллини) |
Розина «Севильский цирюльник» (Д. Россини) |
Оскар «Бал-маскарад» (Д. Верди) |
Музетта «Богема» (Д. Пуччини) |
Адель «Летучая мышь» (И. Штраус) |
Клоринда «Золушка» (Д. Россини) |
Ажар «Абай» (А. Жубанов, Л. Хәмиди) |
Недда «Паяцы» (Р. Леонкавалло) |
Микаэлла «Кармен» (Ж. Бизе) |
Джильда «Риголетто» (Д. Верди) |
Норина «Дон Паскуале» (Г. Доницетти) |
Люси «Телефон» (Д. Минотти) |
Клеопатра «Юлий Цезарь в Египте» (Ф. Гендель) |
Эвридика «Орфей и Эвридика» (К. Глюк)[10]. |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Казакъстан Республикасының дәүләт бүләкләре
- 2019 ― «Халык рәхмәте» (Халық алғысы) медале[19]
- 2021 ― Казакъстан Республикасының «Хөрмәт» ордены («Құрмет» ордены)[20]
- Казакъстанның атказанган эшлеклесе (каз. Қазақстанның еңбек сiңiрген қайраткерi)
Шәхси тормышы
Кызы Томирис (2011)[21].
Искәрмәләр
- ↑ Знаменитые выпускники. conservatoire.edu.kz(рус.)
- ↑ 2,0 2,1 Самые красивые уйгурки. Tengri Life, 23.05. 2014
- ↑ «Қызымды өзім үшін туып алдым»: Опера әншісі Зарина Алтынбаева 26 жасында балалы болғанын айтты. stan.kz, 20.11.2019(казакъ)
- ↑ 4,0 4,1 Гөлнар Гарифуллина. Илнур Миргалиев: «Казахстанда куелган «Хан Солтан» операсын татарларга да күрсәтәсе килә». Интертат, 7.12.2024
- ↑ Ксения Евдокименко. Молилась ли ты на ночь? time.kz, 11.09.2011(рус.)
- ↑ Лолита Канафина (2019-01-01). Зарина Алтынбаева: «Лучшее, что я сумела сделать – стать другом своей дочери».
- ↑ Компас Зарины Алтынбаевой (интервью).
- ↑ Лолита Канафина (2019-01-01). Зарина Алтынбаева: «Лучшее, что я сумела сделать – стать другом своей дочери».
- ↑ 5 казахстанских оперных певиц. elle.com.kz
- ↑ 10,0 10,1 10,2 Зарина Алтынбаева.
- ↑ Zarina Altynbayeva.
- ↑ almaty2017.com (2017-01-29). Подробности церемонии открытия Универсиады-2017 в Алматы.
- ↑ Концерт "Жемчужины барокко" (2020-01-24).
- ↑ Зарина Алтынбаева представила Казахстан в оперном проекте в Италии (2021-06-28).
- ↑ Christian Grosse (2022-05-03). Festakt in der Berliner Philharmonie zum 30-jährigen deutsch-kasachischen Jubiläum.
- ↑ Рустам Гасымов (2022-11-07). «Орфей и Эвридика» на сцене Театра оперы и балета.
- ↑ doppalife.com (2018-07-29). Диплом.
- ↑ Татьяна Мамаева (2015-01-18). В Алматы прошла премьера оперы Жоржа Бизе «Искатели жем.
- ↑ Гүлзат Ақжолова (2020-10-05). Мәдениет саласының қызметкерлері «Халық алғысы» медалімен марапатталды.
- ↑ inform.kz (2021-12-13). Шахматистка Жансая Абдумалик и певица Зарина Алтынбаева удостоились ордена «Құрмет».
- ↑ Ребенка родила для себя: оперная дива Зарина Алтынбаева рассказала о личной жизни. nur.kz(рус.)
Сылтамалар
- Рәсми сайт
- Иван Черминский. Откровение Зарины Алтынбаевой. YouTube видео, 1:19:59