Гавань
Гавань | |
Үрнәк элементы | Bristol Harbour[d] |
---|---|
Гавань Викиҗыентыкта |
Гавань (нид. haven) — ачык сулык (океан, диңгез, күл) акваториясенең яр буйларында көчле дулкыннан, җилдән һәм агымнардан табигый рәвештә саклану өчен уңайлы урын. Кораблар тукталу урыны. Порт акваториясенең причалга якын, йөк төяү-бушату операцияләре башкарыла торган, корабларга пассажирлар утыра һәм чыга торган, суднолар тора тоган өлеше дә гавань дип атала.
Ясалма гаваньнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ясалма гаваньнарны борынгыдан порт буларак файдалану өчен корганнар. Тарихта билгеле иң борынгы гавань дип Кызыл диңгездә ясалган Мисырның Вади әл-Җарф (Wadi al-Jarf) тукталышын санарга мөмкин. Аңа якынча 4500 ел (б. э. к. XXVI гасырда, 2 600—2 500 елларда, король Хуфу заманында корылган). Дөбәйдәге Җәбел-Гали (Jebel Ali) гаване ясалма гаваньнарның иң зурларыннан санала. Борынгы Карфагенлылар котһон дип аталган ныгытылган ясалма гаваньнар корган.
- Роттердам порты, Нидерландлар
- Хьюстон порты, Техас, АКШ
- Саванна порты, Джорджия, АКШ
- Лонг-Бич порты, Калифорния, АКШ
- Лос-Анджелес порты, Сан-Педро, Калифорния, АКШ
Табигый гаваньнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Табигый гавань — ачык сулыкның бер өлеше җитәрлек тирәнлектә, ышыкланган һәм якорь ташлау өчен мөмкин булган рельеф өлеше. Табигый гаваньнар стратегик хәрби-диңгез һәм икътисадый әһәмияткә ия.
|
Катмый торган гаваньнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мурманск, РФ
- Печенга, Мурманск өлкәсе, РФ
- Лиинахамари, Мурманск өлкәсе, РФ
- Һаммерфест, Норвегия
- Восточный порты, Находка, РФ
- Принс-Руперт, Канада һ. б.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Кловелли авылында кечкенә гавань. Девон, Бөекбритания
-
Иске гавань. Люнебург, Алмания
-
Грециядәге гавань
-
Джерсидагы гавань
-
Көньяк Америкадагы гавань
-
Аберистуиттагы порт. Бөекбритания, 1850 елгы рәсем
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 6 (Во-Ге). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-335-4
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Harbor. The New International Encyclopædia(ингл.)
- ЭСБЕ / Гавань, стоянка для судов(рус.)