Пакистан һимны
Пакистан һимны | |
Дәүләт | Пакьстан |
---|---|
Көйязар | Ahmed Ghulamali Chagla[d] |
Текст авторы | Abu-Al-Asar Hafeez Jullundhri[d] |
Тональлек | си-бемоль мажор[d] |
Пакистан һимны Викиҗыентыкта |
Пакистан Ислам Җөмһүриятенең дәүләт гимны урду телендә «Қәвмий Тәранә» (урд. قومی ترانہ; “Милли гимн”) дигән сүз. «Пак Сәрзәмийн» (پاک سرزمین; “Саф-пакь җирем”) дип тә йөртелә. Гимнның көен 1949 елда Пакистан музыканты һәм көйязары Әхмәд Гуләм Гали Чагла (احمد غلام علی چھاگلہ ) иҗат иткән. Ул тулысынча Көнчыгыш музыкаль традицияләренә нигезләнеп, 21 музыка коралыннан торган җирле оркестрлар өчен, ләкин Көнбатыш музыкантлары һәм җырчылары да җиңел башкарырлык итеп язылган. Дәвамлылыгы — 80 секунд, бу церемонияләр үткәрүнең халыкара таләпләренә сыеша. Гимн текстын Әбү Әл-Әсәр Хафиз Җәләндһари (ابو الاثر حفیظ جالندھری) 1952 елда “югары фарсы шигърият теле”ндә язган.[1][2][3]
Пакистан гимны 1954 елның 13 августында кабул ителгән, шул ук көнне көйязар Җәләндһари аны башкала радиосы аша үзе җырлап, халыкка җиткергән.
Сүзләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу очракта ул урду телендә сөйләшүчеләр дә аңлый торган сүзләрне генә кулланган. Бердәнбер үзенчәлекле урду сүзе бар — کا (ка). Безнеңчә бу сүз — иялек килешен белгертүче арткушымча: алман телендә — von, инглиз телендә — of, француз һәм испан телендә de бәйлек сүзләренә тәңгәл килә. Бишәр юллык өч куплетта бер генә юл да кабатланмый.
Урду телендә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гарәп язуында урду оригиналы | Урду кириллицасы | Урду латин әлифбасы | ХФӘ транскрипциясе |
---|---|---|---|
Пак сәрзәмийн шад бад |
Pak sərzəmin şad bad |
[pɑːk səɾ.zə.miːn ʃɑːd̪ bɑːd̪ ǀ] |
Татарча версиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кириллица | Zamanälif |
---|---|
Саф-пакь җирем, шатлан, |
Saf-pak cirem, şatlan, |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Information of Pakistan. Infopak.gov.pk.
- ↑ The national anthem of Pakistan. Dawn. 13 August 2011.
- ↑ Basic Facts. Information Ministry. Government of Pakistan.
- ↑ النشيد الوطني لدولة باكستان
(قومی ترانہ - النشيد الوطني) - ↑ National Anthem of The Pakistani Federation (2017-11-08). The Islamic Republic of The Pakistani Federation. NationStates.