Эчтәлеккә күчү

Пентатоника

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пентатоника latin yazuında])
Белешмә сольфеджио дәресеннән алынган

Пентатоника (грек. биш тон) - биш баскычлы музыкаль рәт. Пентатониканың төп сыйфаты - ярымтоннар кулланмавы.

Пентатониканы күбрәк көнчыгыш халыклары (япониялеләр, кытайлылар, төрки халыклар һ.б.) куллана. Әмма башка музыкаларда да очрый ала.

Пентатониканың ике төре бар: минор һәм мажор.

Мажор пентатоникасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Натураль (чиста) Мажордан дүртенче (субдоминанта) һәм җиденче баскычлар булмавы белән аерыла. Мәсәлән, До-мажор өчен натураль мажор гаммасы До (I баскыч, тоника) Ре (II баскыч) Ми (III баскыч) Фа (IV баскыч, субдоминанта) Соль (V баскыч, доминанта) Ля (VI баскыч) Си (VII баскыч) кебек күренә, ә пентатоникасы До Ре Ми Соль Ля була.

Минор пентатоникасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Натураль минордан икенче һәм алтынчы баскычлар юклыгы белән аерыла. Мәсәлән, До-мажорга параллель тонлыкта - ля-минорда шундый гамма: ля (I) си (II) до (III) ре (IV) ми (V) фа (VI) соль (VII). Шуңа күрә пентатоникасында ля до ре ми соль гына кала.