Тукарам
Тукара́м (1608—1650) — XVII гасыр Һинд дине шагыйре - сант, Маратхи телендә язган. Тукарам тормышының күпчелек өлешен Махараштрада, Пуна янында урнашкан шәһәрдә Дехуда яшәгән. Аның әти-әнисенең исемнәре Болхоба һәм Канакай Морай булган. Әмма Тукарамны фамилиясе буенча атамыйлар диярлек һәм Һиндстанда ул күбрәк "Сант Тукарам" буларак мәгълүм. Тукарамның туу елы турында бер фикер юк. Галимнәр шундый фараз бирәләр: 1577, 1598, 1608 и 1609. Шул ук вакытта аның үлем елы турында шикләр юк.[1] Тукарамның беренче хатынының исеме Ракхумбай булганы һәм ул бик яшь булып үлгәне мәгълүм. Тукарам икенче мәртәбә Джиджабай дигән кызга өйләнгән (шулай ук Авали исеме белән мәгълүм), ул аңа өч угыл: Шанта, Витхоба һәм Нараянаны тудырган.
Тукарам Кришнаның бер формасы Витхобаның тугърысы булганы мәгълүм, бу Ходайга табыну Махараштрада киң таралган. Тукарам Намдев нигез салган Маратхи шигъри традициясенең дәвамчысы булган. Варкари традициясендә Тукарам һәм Намдев башка Һинд дине изге шагыйрьләре Джнянешвар, Джанабай һәм Экнатх белән беррәттән ихтирам итәләр. Бу изгеләрнең тормышлары турында төп мәгълүмат чыганагы булып Махипати хезмәтләре тора - «Бхакти-виджая» и «Бхакти-лиламрита».
Публик дискуссияләр барышында, Тукарам, традиция буенча чыгышларын шигърият декламациясе белән алмаш укыган. Тукарам иҗадында күп темаларга кагылган. Ул диннең чын чагылышы булып туганнарына мәхәббәт булганын ассызыклаган. Тукарамга Маратхи теленең борынгы формасында 4500 шигырьнең (шулай аталган "абханг"ның) җыентыгының авторлыгы языла. Ул шулай ук "Мантра-гита"ның авторы булып тора - бу Бхакти традициясендә Санскрит теленнән Маратхи теленә "Бхагавад-гита"ның тәрҗемәсе. Тукарамның композицияләре Сикхчылык изге китабы - «Гуру Грантх Сахиб»ка кертелгән.
1936 елда Тукарам тормышы турында «Sant Tukaram» дигән фильм төшерелгән булган. Фильм Һиндстанда бик уңышлы булган һәм 5-енче Венеция кинофестивалендә бүләк алган.[2][3][4]
Шулай ук карарга мөмкин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ A Social History of the Deccan, 1300—1761: Eight Indian Lives By Richard M. Eaton ISBN 0-521-71627-6, 9780521716277
- ↑ 'Sant Tukaram' film still a topic of interest 2012 елның 23 февраль көнендә архивланган. Anurag Basu — Televisionpoint.com, Dec 26, 2007.
- ↑ Lost & found: A piece of classic cinema history Indian Express, March 26, 2004.
- ↑ Gokulsing, K.; Wimal Dissanayake (2004). Indian popular cinema: a narrative of cultural change. Trentham Books. p. 24. . https://books.google.co.in/books?id=_plssuFIar8C&pg=PA24&dq=Ayodhyecha+Raja+1932&cd=10#v=onepage&q=Ayodhyecha%20Raja%201932&f=false.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ayyappapanicker, K. Medieval Indian Literature: An Anthology. — Sahitya Akademi, 1997. — ISBN 8-126-00365-0.
- Starr, Chester G. A history of the ancient world. — Oxford [Oxfordshire] : Oxford University Press, 1991. — ISBN 0-19-506629-4.
- Ranade, Ramchandra D. Tukaram. — New York : State University of New York Press, 1994. — ISBN 0-7914-2092-2.