Якоб ван Ост олысы
Якоб ван Ост Олысы (нидерланд телендә: Jacob I van Oost; 1603 елның 1 июле, Брюгге — 1671 елның 1 яки 3 марты, шунда ук) — фламанд живописецы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Якоб ван Ост 1603 елда Брюггеда бай гаиләдә туган.
Живописьне ир туганы Франс ван Осттан өйрәнгән.
1621 елда рәссамнарның һөнәри берләшмәсе — изге Лука Гильдиясенә кергән[5].
1621—1628 елларда Италиядә булган, фараз ителгәнчә Аннибале Карраччидан өйрәнгән.
1628 елда Брюггега кайта һәм 1629 елның 13 октябрендә Изге Лука Гильдиясенең җирле бүлегенең мөдире итеп билгеләнгән булган.
1630 елда Жакемина Ван Овердиллегә өйләнә ул аларның улы Мартенның туганыннан соң бераз вакыт узгач үлгән.
1632—1633 елларда Ян ван Эйкның мәшһүр Мадонна каноника ван дер Пале картинасын реставрацияләгән.
1633 елда Мария ван Толленерега өйләнә, ул аңа алты бала тудыра, алар арасында Якоб ван Ост Кечесе һәм Виллем ван Ост мәшһүр рәссамнар булып киткән. 1671 елның язында Брюггеда үлгән. Ван Остның өйрәнчекләре арасында аның уллары Якоб һәм Виллем, Ян ван Мейнинксхове, Будевейн Боде һ. б.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рәссамның иҗади мирасы шактый киң: дини, тарихи һәм көнкүреш сюжетларга картиналар, замандашларының күпсанлы портретлары. Якоб ван Остның сюжет тукымаларына монументальлек, хатасыз композиция һәм чагыштыручанлык хас. Аның сәнгатендә аерым дәвер булып портрет живописе тора, анда рәссам югары проффессионализм һәм образ характерын тапшыруны күрсәтә. Ван Ост пумаласы портретлары сәнгать белгечләре һәм музей җәмәгате арасында югары бәяләнә, аларның күбесе мәшһүр тупламаларның (Лувр, Лондон милли галереясе, Эрмитаж һ. б.) хәзинәсе булып тора. Яшь ван Остның сәнгатендә Караваджо һәм Манфреди йогынтысы күренә, аларның иҗатын ул, мөгаен, Римда өйрәнгән, мәсәлән “Карта уйнаучылар” картинасы. Рәссамның олы чор картиналарына монументальлек һәм композицияләрнең классиклыгы хас. 1650 еллардан соң аның эшләре күбрәк эмоциональлек, драматик пространство эффектларын һәм Венеция сәнгатенә якынрак палитраны күрсәтә башлаган. Рәссамның әсәрләре Лувр, Эрмитаж[6], Лондон милли галереясе, Венада сәнгать тарихы Музее, А. С. Пушкин ис. Дәүләт Нәфис Сәнгать Музее[7], Брюггеда Грунинге Музее, Сан-Франциско нәфис сәнгать Музее, Бельгиянең король нәфис сәнгатьләр музее һ. б. тупланмаларында саклана. Дини живописенең күпчелеге Брюггеда саклана, мәсәлән, аның 13 тукымасы Изге Сальватор соборын бизи.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 RKDartists
- ↑ 2,0 2,1 https://www.museabrugge.be/collection/work/id/0000_GRO0181_I
- ↑ https://www.fine-arts-museum.be/nl/de-collectie/artist/van-oost-jacob-i-1
- ↑ Collectie Boijmans Online — 2010.
- ↑ Ontdek schilder, tekenaar Jacob van Oost (I).
- ↑ Предметы.
- ↑ Искусство. Национальные школы живописи. - якоб ван ост старший.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- R.-A.d’Hulst, 'Caravaggeske invloeden in het oeuvre van Jacob van Oost de Oude, schilder te Brugge', Gentse Bijdragen tot de Kunstgeschiedenis 13 (1951), p. 169—192
- J.S. Held, 'Notes on Flemish seventeenth century painting: Jacob van Oost and Theodor van Loon', Art Quarterly 18 (1955), p. 146—157
- A.P. de Mirimonde, 'Les sujets de musique chez les Caravagistes Flamands', Jaarboek van het Koninklijk Museum voor Schone Kunsten Antwerpen (1965), p. 113—173
- G. Martin, National Gallery Catalogues: The Flemish School circa 1600 — circa 1900, Londen 1970, p. 103 e.v.
- J.L. Meulemeester, Jacob van Oost de Oudere en het zeventiende-eeuwse Brugge, Brugge 1984 (speciaal p. 129—132, biografische gegevens en p. 424—437, documenten)
- M. Diaz Padron, 'El retrato de Sir Arthur Hopton y secretario del Meadows Museum restituido a Jacob van Oost', Archivo Español de Arte, 82/326 (april-juni 2009), p. 202—212
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Якоб ван Оост Старший и Якоб ван Оост Младший 2019 елның 20 июнь көнендә архивланган.